Рослесхозда 2023 елда зарарлы организмнар чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2023 елда зарарлы организмнар чыганакларын бетерү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Утырыш эшендә Рослесхозның Урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ачып, Елена Бусыгина хәбәр иткәнчә, быел илнең 12 субъектында зарарлы организмнар чыганакларын бетерү буенча чаралар үтәләчәк. «Кайбер төбәкләрдә нигезләү әле килештерелмәгән, – диде ул. – Әлеге юнәлеш буенча эшне тизләтүегезне һәм документацияне кыска вакыт эчендә тапшыруыгызны сорыйм».

Аннары урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре кыскача докладлар белән чыгыш ясадылар, алар зарарлы организмнар чыганакларын бетерү чараларын уздыруга нигезләүләрне әзерләү, хезмәт күрсәтүгә гаризалар урнаштыру, дәүләт контрактлары төзү һ.б. чаралар барышы турында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасында Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыкларының урман фонды территориясендә парсыз ефәк күбәләге кортларының чыганаклары ачыкланды. Ел дәвамында урман корткычлары чыганакларына тикшерү үткәрелде, аларны бетерү чараларын уздыру өчен нигезләүләр әзерләнде һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрелде. Бу максатларга 100 млн. сум күләмендә финанслау каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International