Бүген Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаментында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Утырышта округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
«Идел буе федераль округының тармак учреждениеләрендә язгы чәчү өчен 20 тонна ылыслы токым орлыгы бар, – дип сөйләде Александр Орнатский. – Шул ук вакытта ихтыяҗ 7,5 тонна тәшкил итә».
«План нигезендә, 1,5 тонна орлык чәчү каралган, ләкин нибары 1,2 тонна орлык бар, – дип өстәде ул. – Урман орлыгы чималы әзерләүне һәм эшкәртүне көчәйтергә һәм планлаштырылган күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итәргә кирәк».
Алга таба 2023 елда урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ белән хезмәттәшлек итү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы 2023 елга чәчү материалы белән тулысынча тәэмин ителгән. Узган ел 15,3 тонна төп урман формалаштыручы токымнар орлыгы (планның 133%) җыелган, шул исәптән 0,5 тоннасы – яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән.