«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара.
«Хәзерге вакытта крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары белән очрашулар уздырабыз, кар эреп бетү белән урман янындагы урыннарны коры үләннән һәм урак калдыкларыннан җыештыру яисә аларны урманнардан янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән аерып алу яисә башкача киртәләү кирәклеге турында искәртеп торабыз, – дип сөйләде җитәкче урынбасары Әлфинур Җиһаншина. – Бүгенге көндә 15тән артык очрашу уздырылды».
«Болар белән берлектә мәгълүмат хатлары җибәрү, листовкалар тарату эше дә оештырылган, – дип өстәде ул. – Сыйфатлы аңлату эшләре урман янгыннары барлыкка килү ихтималлыгын бетерүгә ярдәм итәр дип ышанам».