2023 елның 1 мартыннан урман законнарындагы үзгәрешләр

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Төп яңалыклар урман төзелешенә һәм урманнарны бүлеп бирүгә кагылачак – алар арасында яңартылган регламент, диләнкеләрне алдан карау да бар. Моннан тыш, 1 марттан урманнарны үзләштерү проектлары электрон рәвештә кабул ителәчәк, яңа урман корылышы аңлатмасы эшли башлаячак, урман бүлемтегендә агачны турыдан-туры ЛесЕГАИС системасында исәпкә алып барырга мөмкин булачак, Рослесхозның федштабы субъектларга контроль зоналарында урман янгыннарын сүндерүне яңарту турында күрсәтмәләр бирәчәк, әгәр элегрәк төбәктә бу зоналарда янгыннарны сүндерүне туктату турында карар кабул ителгән булса.

1. Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 2 сентябрендәге №1553 карары

2023 елның 1 мартыннан агачны маркалау, аны урнаштырып тору урыннары, урман эшкәртү объектлары, агач кисү һәм ташу өчен билгеләнгән машиналар, урман кисүдә алынган агачның факттагы күләме турында мәгълүмат ЛесЕГАИС системасына яңача кертеләчәк.

ЛесЕГАИС системасыннан файдаланучылар, система операторы тарафыннан үзгәрешләр кертү өчен гаризаларны эшкәртүне көтмичә, системага кирәкле үзгәрешләрне кертә алачак. Шул ук вакытта һәр редакция вакыт буенча теркәлә һәм программада күрсәтеләчәк. Системаны алдау һәм белә торып дөрес булмаган мәгълүматлар кертү мөмкин булмаячак.

2. Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2022 елның 17 октябрендәге №688 боерыгы

Урманнарны тоташ һәм сайланма кисүләрне башкарганда урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү эшләренең эзлеклелеген һәм эчтәлеген билгеләүче тәртип расланган.

Элек ул ике документ белән регламентланган иде: агач әзерләү кагыйдәләре һәм 1993 елгы диләнкеләрне бүлеп бирү һәм таксацияләү буенча күрсәтмәләр нигезендә.

Яңа бердәм документ белгечләрнең эшен оптимальләштерә.

3. Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2022 елның 7 октябрендәге №658 боерыгы

Диләнкеләрне аерып чыгару һәм таксацияләү буенча эшләр башкарырга һәм хезмәтләр күрсәтергә хокуклы белгечләр реестры булдырыла. Реестрда аттестация узган белгеч, шулай ук ул хезмәткәр булган оешма турында мәгълүмат тупланачак.

Реестрдан мәгълүмат Рослесхоз һәм аның ведомство учреждениесе – Рослесресурс аша биреләчәк.

4. Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2022 елның 14 октябрендәге №687 боерыгы

Боерык урман бүлемтеген таксацион тасвирлау формасын, эшләрне башкару тәртибен һәм документларның электрон форматына карата таләпләрне раслый.

Ул урман корылышы материаллары буенча, натурага чыкмыйча гына, урман бүлемтекләрен аерып чыгару тәҗрибәсен төптән-тамырдан үзгәртүгә юнәлтелгән һәм урманнардан файдаланучыларга эшкә әзерләнер алдыннан урман участогындагы эшләрнең чынбарлык торышын тасвирларга этәргеч бирә, урманның чын бәяләмәләрен килештерергә һәм расларга мөмкинлек бирә.

Урман бүлемтегенең таксация тасвирламасы һәр урман бүлемтеге өчен бүлеп бирелгән бүлемтекләрдә башкарылачак. Бу мәгълүматлар белән электрон документлар төбәк урман ведомстволарына киләчәк.

5. Россия Табигать министрлыгының 2022 елның 29 сентябрендәге №641 боерыгы

Боерык урман бүлемтеген алдан карау һәм аны үткәрү турында акт төзү тәртибен, шулай ук урман кисү эшләрен башкарып булмау турында хәбәр итү формасын регламентлый.

Әгәр урманнарда агач әзерләү, янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, урманнарны карап тәрбияләү, урманнарны бүлеп бирү һәм таксацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел дип таныла.

Тикшерү акты белән берлектә бара торган белдерүдә карау уздыру көне һәм вакыты, шулай ук урман бүлемтегенең номеры һәм урнашуы турында мәгълүмат була. Ул белдерү төзелгән көнне электрон рәвештә җибәреләчәк.

6. Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2022 елның 5 августындагы №510 боерыгы

Урман корылышы документлары электрон формада төзеләчәк. Документ урманнарны проектлау процессларын ике елдан бер елга кадәр тизләтергә тиеш. Урманнарны проектлау вакытын кыскарту ил икътисадына урман ресурсларын җәлеп итүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Документта урманнарны үзләштерү зоналарын аларның интенсивлык дәрәҗәсе буенча билгеләү кагыйдәләре билгеләнгән. Бу – тоту өчен исәпләнгән диләнкене, аренда мәйданын үзләштерү, юлларның тыгызлыгы һәм мондый объектларны өстенлекле тәртиптә планлаштырырга мөмкинлек бирүче башка күрсәткечләр.

7. Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2021 елның 16 ноябрендәге №864 боерыгы

1 марттан урманнарны үзләштерү проекты төбәк урман ведомстволарына  дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша электрон рәвештә җибәреләчәк.

Урманнарны үзләштерү проекты XML форматындагы файллар рәвешендә формалашачак. Документ көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланырга тиеш. Ведомствоның рәсми сайтында инде XSD-схемалар һәм алар белән эшләү буенча кулланма урнаштырылган.

8. Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2022 елның 1 апрелендәге №244 боерыгы

Документ урман янгыннарын сүндерү эшләре белән җитәкчелек итүне оештыруга бердәм караш билгели. Урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча Рослесхоз федштабы субъектларга контроль зоналарында урман янгыннарын сүндерүне яңадан торгызу турында күрсәтмәләр бирергә хокуклы, әгәр элек төбәктә бу зоналарда янгыннарны сүндерүне туктату турында карар кабул ителгән булса.

Тагын бер яңалык – урман янгыннарын контрольдә тоту зоналарын билгеләү нормативларына һәм критерийларына карата таләпләр билгеләү.

«2023 елның 1 мартыннан тармакны үстерүгә һәм аның «үтә күренмәлелек» дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән төзәтмәләр үз көченә керә. Без әкренләп цифрлы исәпкә алуга күчәбез, урманнан файдаланучыларны һәм төбәкләрдәге урман ведомстволарын озын бюрократик процесстан арындырабыз, шул ук вакытта тармак буенча күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалану вакытын да кыскартабыз. Безнең бурыч – урман хуҗалыгы белән бәйле барлык процессларны яхшырту. Үзгәрешләр эшчәнлекне төгәлрәк планлаштырырга, урманнарны саклау буенча чаралар билгеләргә, тармакка яңа кадрлар җәлеп итәргә һәм агач әйләнешенә контрольне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклый Рослесхоз башлыгы Иван Советников.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International