Рослесхоз урман бүлемтекләрен һәм урман таксациясен электрон рәвештә рәсмиләштерү өчен XSD-схемалар эшләгән

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы урман бүлемтекләренең таксация тасвирламасы буенча электрон документлар форматлары белән эшләгә бәйле кулланма әзерләгән. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 мартыннан урман бүлемтегенең сан һәм сыйфат бәяләмәләре турындагы мәгълүматлар электрон форматта тутырылачак.

Урман бүлемтеге һәм таксация мәгълүматларын электрон рәвештә рәсмиләштерүгә күчү документларны кәгазь рәвешендә тутырудан баш тартырга һәм документларны карау вакытын 30 көннән 15 көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирә.

«Хәзер урман бүлемтекләренең таксация тасвирламасы электрон рәвештә рәсмиләштереләчәк. Документ көчәйтелгән квалификацияле имза белән имзаланырга һәм урман кисү эшләре башланырга 15 көннән дә соңга калмыйча төбәк урман ведомствосына җибәрелергә тиеш», – ди Рослесхозның Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе башлыгы Наталья Веселова.

XSD-схемалар һәм аларны куллану буенча кулланма белән монда танышырга мөмкин: https://rosleshoz.gov.ru/documents/sampledocuments.

Белешмә өчен:

*Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2022 елның 14 октябрендәге №687 боерыгы

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International