Баулы урманчылыгы хезмәткәрләре «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман – табигый берләшмә» темасына дәрес үткәргәннәр

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

«Баулы урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Баулы районының Алексеевск төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман – табигый берләшмә» темасына дәрес үткәргәннәр.

Дәрес барышында урманчылык җитәкчесе урынбасары Виктор Фокин һәм кадрлар буенча белгеч Айгөл Габсабирова укучыларга урман экосистемалары, аларның структурасы, төрләре һәм башкалар турында сөйләгәннәр.

«Урманның дүрт төп төрен аерып чыгаралар – ылыслы, киң яфраклы, катнаш һәм тропик. Алар үсемлекләрнең доминант төр составына, шулай ук географик хәленә карап классификацияләнә», – дип билгеләгән Айгөл Габсабирова.

Дәрес азагында балалар күчмә һәм бездә кышлый торган кошларның төрләре, канатлы дусларның безнең якларга килү вакыты һ.б. турында белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International