Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә 2023 елның мартына бурычлар билгеләнде

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2023 елның мартына бурычлар каралды. Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру, төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү, санитар-савыктыру чаралары үткәрү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Илгизәр Зарипов, быел барлыгы 13540 кг урман үсемлекләре орлыгы җыярга кирәк, шул исәптән ылыслы токымнар – 600 кг, дип сөйләде.

«Бүгенге көндә 189 килограмм ылыслы токым орлыгы әзерләнгән, ягъни планның 31%ы, – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары. – Әлеге юнәлеш буенча Әгерҗе, Алабуга, Ары, Кама, Кызыл Йолдыз, Лубян, Шәһәр яны һәм Саба урман хуҗалыгы белгечләреннән эшне тизләтүләре турында сорыйм».

Шулай ук Илгизәр Зарипов тармак оешмалары җитәкчеләренә урман патологиясен тикшерүгә һәм санитар-савыктыру чараларына да аерым игътибар бирергә кушты. «Һәлак булган һәм җимерелгән үсентеләр реестрын анализларга һәм кирәкле урман саклау чараларын билгеләргә кирәк», – диде ул.

Утырыш ахырында 2023 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International