«Рус география җәмгыяте» россиякүләм иҗтимагый оешмасы «Әйләнә-тирә дөнья» проекты кысаларында «Диета №7» фенологик конкурсын үткәрә.
«Март – чыпчыклар гаиләсенә караган кошлар өчен авыр вакыт. Әле салкыннар чигенми, ә көздән сакланып калган азык запаслары инде юк диярлек. Нәкъ менә хәзер безнең кечкенә каурыйлы дусларыбызга ярдәм бик кирәк», – ди конкурсны оештыручылар.
Конкурста Россиядә яшәгән теләсә кем катнаша ала. Моның өчен агымдагы елның 31 мартына кадәр кошлар өчен җимлек урнаштырырга, каурыйлы дуслар өчен файдалы рацион сайларга һәм җимгә килгән кошларны фотога төшерергә кирәк. Күзәтү нәтиҗәләрен даими рәвештә порталга яки смартфоннар өчен «Әйләнә-тирә дөнья» мобиль кушымтасына җибәрергә кирәк.
20 яки аннан да күбрәк күзәтү очрагы белән бүлешкән яки 10 артык кош төрен теркәгән катнашучылар исемле электрон сертификатлар алачаклар. Иң яхшы җиде фенологка Рус география җәмгыятеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Моннан тыш кошлар турындагы хикәятләр аерым бәя алачак, аларны теләсә нинди файдалы форматта (текст, презентация яки видео) fenolog@rgo.ru почтасына җибәрергә мөмкин. Иң якты эшләрнең авторлары шулай ук Рус география җәмгыятеннән бүләкләр алачак.
Конкурста катнашучы буларак теркәлү өчен fenolog@rgo.ru почтасына «Диета №7» темасын күрсәтеп хат юлларга һәм модератордан раслама булуын көтәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны монда табып була: https://fenolog.rgo.ru.