2023 елда ТР Урманнарны саклау үзәге белгечләре 5 урманчылык территориясендә урманнарны торгызу фондын инвентаризацияләү буенча эшләр башкарачак

2023 елның 3 марты, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәгендә 2023 елга Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә урманнарны торгызу фондын инвентаризацияләү буенча эш күләмнәре расланган. План нигезендә белгечләр, җир турында читтән торып мәгълүмат алу технологияләрен кулланып ачыкланган, урман утыртмалары үсми торган җирләрне, шул исәптән ДЗЗ материалларын дешифрлау нәтиҗәләренең дөреслеген бәяләү максатыннан да, натураль тикшерүләр уздырачаклар.

Быел Әлмәт, Бөгелмә, Кайбыч, Кәләй һәм Саба урманчылыклары территорияләрендә урнашкан кишәрлекләр тикшереләчәк. Анализ нәтиҗәләре буенча шулай ук урманнарны торгызуның табигый, ясалма яки катнаш ысуллары да билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, мондый эшләр ел саен урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә. Узган ел табигать тикшерүләре Болгар, Аксубай, Нурлат, Зеленодольск һәм Әлки урманчылыкларының урман фонды җирләрендә үткәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International