ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары катнашты

2023 елның 4 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексы базасында узды.

Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Артем Николаев, Еатерина Румшевич һәм Венера Мәнихова составындагы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International