Татарстан Республикасында «Подрост» юниорларның россиякүләм урман конкурсының федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Подрост» юниорларның россиякүләм урман конкурсының федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, студентлар, шулай ук республиканың мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирү педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре) арасында үткәрелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар 4 номинациядә билгеләнде. «Урман белеме һәм урманчылык» номинациясендә Арча районының Лесхоз урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Марсель Якупов («Арча урман хуҗалыгында түбән дәрәҗә товар агачын хуҗалык эшчәнлегенә җәлеп итеп, углерод эзен киметү мөмкинлеген бәяләү» проекты), «Проектлы табигать саклау эшчәнлеге» номинациясендә Зәй районының 5нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Назар Жилин җиңүче булды («Яшел планета» проекты), «Урман хайваннары экологиясе» номинациясендә – Минзәлә районының 2нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Наргиза Зыязиева («Урман экосистемасында популяцияләр динамикасы һәм кырмыскаларның роле» проекты), Кайбыч районының «Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укытучысы Элмира Рәхмәтуллина – «Мәктәп урманчылыклары – программа-методик ярдәм» номинациясендә («Мәктәп урманчылыгы» өстәмә гомуми белем бирү программасы).

Җиңүчеләр  «Подрост» юниорларның россиякүләм урман конкурсының читтән торып федераль этабында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International