ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лениногорск һәм Әлмәт муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лениногорск һәм Әлмәт муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Максат – 2022 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча киңәшмәләр үткәрү.

Лениногорск районында утырыш Лениногорск шәһәре администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Радий Салихов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел Лениногорск урманчылыгы территориясендә 12 га мәйданда – урманнарны торгызу, 9,3 га – яр-сыза үсентеләрен утырту, 185 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 71,7 гектарда урман культураларын тулыландыру буенча эшләр башкарылган. «Шулай ук 480 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде (планның 145%ы) һәм 722 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде (планның 111%ы)», – дип хәбәр итте Радий Салихов.

Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1448 патрульлек һәм 135 профилактик чара үткәрелгән.

Аннары урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков һәм урманнардан файдалану буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Ерофеенко чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урманнарда янгын чыгу куркынычы булган чорга әзерлеккә, урман хуҗалыгының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә бәйле берничә йөкләмә бирде. «Шулай ук урман законнары бозылуны кисәтү һәм контрольдә тотуны көчәйтүегез турында сорыйм, – дип ассызыклады ул. – Урман таләпләре бозылуны профилактикалауга һәм үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттыруга аерым игътибар бирергә кирәк».

Әлмәт районындагы утырыш Әлмәт шәһәре хакимияте бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, ведомство карамагындагы оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп докладлар белән җитәкче-урманчылар Рөстәм Гатин һәм Дамир Миндрахманов чыгыш ясады. Алар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау, мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеге, табигать саклау акцияләре һәм 2023 елга планнары турында җентекләп сөйләделәр.

Министр Равил Кузюров тармак оешмалары хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – диде ул. – Март аенда Министрлык һәм Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белгечләре катнашында урман янгыннарын сүндерү станцияләрен тикшерү башланачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International