«Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Биектау районының «Шәпше урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Урман һөнәрләре дөньясында» дигән темага дәрес үткәргәннәр. Дәреснең максаты урманчының хезмәте һәм аның экологик әһәмияте турында белемнәр формалаштыру, кеше тормышында урманның роле турында күзаллауларны киңәйтү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес барышында укучылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, урман профилендәге һөнәр төрләре, шулай ук Лубян урман-техник көллиятендә уку тарихы һәм шартлары турында белгәннәр.
«Урман – үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган кыйммәтле табигать хәзинәсе. Урман тармагы белгечләре – урманны саклаучылар. Алар урманнарны янгыннан саклыйлар, агачлар утырталар, аларны карыйлар. Бу җиңел эш түгел, шуңа күрә бу өлкәдә энтузиастлар – табигатькә, бездән соң калачак нәрсәләргә битараф булмаган кешеләр генә эшли ала», – дип ассызыклаган Иске Казан кишәрлегенең урман остасы Фәрит Әхмәтгәрәев.
Очрашу ахырында урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре каралган.