Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Традиция буенча, бу язгы көнне сезнең адреска соклану, рәхмәт, хөрмәт һәм мәхәббәт сүзләре яңгырый. Сез дөньяны игелеклерәк итәсез, тирә-юньдәгеләрне наз һәм кайгырту белән җылытасыз, хезмәт батырлыкларына һәм иҗади эзләнүләргә илһам бирәсез. Нәфис затлар булсагыз да, үз өстегезгә зур җаваплылык алырга туры килә. Бу гаилә учагын саклап, балалар тәрбияләү генә түгел бит әле, һөнәри эшчәнлек тә.
Татарстанның урман хуҗалыгында хатын-кызлар күп эшли. Сездәге бетмәс энергия, фидакарьлек һәм үз эшебезгә тугрылыклы булуыгыз аркасында без ышаныч белән алга барабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Көндәлек фидакарь хезмәтегез һәм Татарстанның урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Күңелегездә һәрвакыт яз булсын, ә өйдә тынычлык, иминлек һәм татулык яшәсен! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, якты гаилә бәхете, тынычлык, иминлек һәм барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телим!
ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров