Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның  07.03.2023 ел, № 105  күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды. Әлеге документ Татарстан Республикасының дәүләт казна учреждениеләре – урманчылыклар территорияләрендә урман янгыннарын сүндерү планнары нигезендә төзелде.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк җыелма план Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе төбәкара табигать саклау прокуратурасы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Авиалесохрана» ФБУ һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килештерелгән иде.

Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планында республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һәм башкалар турында белешмәләр күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International