Буа урманчылыгы белгечләре «Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ сыерчык ояларын ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

«Буа урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Буа районының Ырынгы урта мәктәбенең «Ырынгы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен сыерчык оясы ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Укучылар көче белән барлыгы 11 сыерчык оясы ясалган.

«Мастер-класс башланыр алдыннан без балаларга сыерчык оясын ясау үзенчәлекләре һәм киң таралган хаталар турында сөйләдек, – дип сөйләде «Буа урманчылыгы» ТР ДКУ урман остасы Рафаэль Миңнегалиев. – Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр мастер-класста бик теләп катнаштылар. Киләсе атнада урман фонды территориясендә сыерчык ояларын бергәләп элеп чыгарга ниятлибез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International