Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ базасында узды.
Слетта катнашучыларны сәламләп, Равил Кузюров 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде. Ул кыскача гына «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга, урман тармагын цифрлаштыруга тукталды.
«Саба урманчылыгы һәм Саба урман хуҗалыгы тармак оешмалары арасында алдынгылар исемлегендә лаеклы урын тота, – дип билгеләп үтте министр. – Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телим».
Шулай ук катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин да котлады.
Чара кысаларында районның иҗат коллективлары катнашында музыкаль концерт программасы оештырылды. Оешмаларның тырыш хезмәткәрләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.