«Экология – һәркемнең эше» III Халыкара балалар – яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә башлаган

2023 елның 10 марты, җомга

«Экология – һәркемнең эше» III Халыкара балалар – яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә башлаган. Исегезгә төшерәбез, Конкурсны табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештыра.

«Экология – һәркемнең эше» премиясе 2021 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, экологик мәгърифәткә һәм экокультураны популярлаштыруга багышланган кызыклы идеяләрне, инициативаларны һәм проектларны хуплау өчен булдырылган.

Премиядә барлыгы 12 номинация: 10 аерым – «Экомир», «Экоблогер», «Экомультфильм», «Экопроект», «ESG-поколение», «Экотуризм», «Экомәгърифәт», «Җан экологиясе», «Экорәсем», «Экофокус»  һәм икесе команда белән катнаша торган – «Экогаилә» һәм «Экомәктәп». Номинацияләргә бәйле рәвештә проектта балалар, яшьләр һәм өлкән буын катнаша ала. Гаризалар 1 марттан 1 октябрьгә кадәр сайтта кабул ителә: https://экологияделокаждого.рф.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектның яңа сезоны «Теләкләр шары» марафоны белән бергә старт алды. «Теләкләр шары» теләсә кайсы кешегә яки оешмага хәйрияче булырга һәм баланың яшерен теләген үтәргә мөмкинлек бирә. Сайтта: https://экошаржеланий.рф теләк белдергән һәм «Теләкләр шары» почтасына хат җибәргән балалар үзләренең хыяллары чынга ашар, дип өметләнә ала. Катнашучылар өчен төп шарт – табигый материаллардан яки икенчел чималдан җир шары макетын ясау һәм үзләренең теләкләре турында сөйләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International