ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Зәңгәр күлләр» ДТТ территориясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2023 елның 10 марты, җомга

Бүген Казанда «Зәңгәр күлләр» ДТТ территориясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Алмаз Хәннанов, «Казан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар йөрү зоналарын проектлау, күзәтү мәйданчыклары төзү һ.б. кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. «Зәңгәр күлләр» ДТТ экосистемасын саклау кирәклегенә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International