Татарстан Республикасында яшәүчеләрне шул ук исемдәге программа кысаларында уздырыла торган «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия фотоконкурсында катнашырга чакыралар.
Конкурсның максаты агачларның беренчел матурлыгын чагылдыру, аларның саклануын тәэмин итү һәм табигый гына түгел, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрен дә тәкъдим итүче уникаль карт агачларга кызыксыну дәрәҗәсен арттыру.
Конкурс быелның 1 октябренә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр 1 ноябрьдә игълан ителәчәк. Конкурсның приз фонды беренче урын өчен – 100 мең сум, икенче урын өчен – 50 мең сум һәм өченче урын өчен 30 мең сум тәшкил итә.
Иҗади ярышларда катнашу өчен, конкурс сайтында Россиянең борынгы карт агачлары илкүләм реестрына кертелгән һәм программа сайтында урнаштырылган исемлектә расланган агачларның фотоларын йөкләргә кирәк. Татарстан Республикасында шундый бер агач бар – ул «Озын Алан» комплекслы профилендәге төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы территориясендә үсә торган Себер чыршысы. Чыршы 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» статусын алды. Аңа 136 яшь, ә биеклеге – 30 метрдан артык.