Бүген Саба районының Лесхоз урта мәктәбендә «Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсына йомгак ясалган. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләрне «Саба урманчылыгы» ДКУ белгечләре – кишәрлек урманчысы Рашат Гарәфетдинов һәм урман остасы Рамил Әхтәмҗанов тапшырган.
«Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсы быелның 1-10 март көннәрендә үткәрелгән. Бәйгегә барлыгы 30 артык эш килгән булган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әйшә Галиева алган. Икенче урын – Раяз Хуҗиәхмәтовка, өченче урын Илзидә Закировага бирелгән.