25 мартта «Җир сәгате» экологик акциясе үткәреләчәк

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Планетада «Җир сәгате» экологик акциясе Россиядә 15 нче тапкыр – 25 мартта, җирле вакыт буенча 20:30 сәгатьтә узачак. Традиция буенча, бу сәгатьтә миллионлаган кеше символик рәвештә яктылыкны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерә, шулай итеп планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе чагылдырыла.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр экологик акция Россиядә 2009 елда узды. Хәзер инде россиялеләрнең 46% акция турында белә, аларның яртысыннан артыгы – 53% – анда катнаша. Бу кешеләрне табигатебезнең иминлеге өчен җаваплылык хисе һәм аны саклап калу теләге берләштерә.

«Россиядә бик күп табигый истәлекле урыннар бар, алар турында күпләр ишетмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, планетаның иң төньягында лиана урманы үсә, күз явын ала торган комлы барханнар, үзенчәлекле кит популяциясе бар. Күпләр хәзер бу могҗизаларны эчке туризм үсеше ярдәмендә ачалар. Ләкин бу матурлыкның бик тә нәзберек булуын аңлау бик мөһим, һәм әгәр дә без аңа саклык белән карамасак, без аны югалтырга мөмкинбез. Акция Россиядә 15 нче тапкыр үткәрелә. Без һәркемне дә бу сәгатьтә үзебезне иң якыннарыбыз белән әйләндереп алырга һәм табигать биргән нәрсәләрне ничек саклап кала алуыбыз турында уйланырга чакырабыз», – дип билгели Бөтендөнья кыргый табигать фонды директоры Дмитрий Горшков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International