Аксубай урманчылыгы белгечләре «Урман патруле» һәм «Лесовичок» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар өчен дәресләр үткәргәннәр

2023 елның 14 марты, сишәмбе

 «Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 2 нче Аксубай урта мәктәбенең «Урман патруле» һәм В.Г.Тимирясов исемендәге 1 нче урта мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен «Агачлар, куаклар һәм үләннәр» темасына дәресләр үткәргәннәр.

Очрашулар барышында укучылар «яруслылык», «үсенте», «урман куаклыгы», «урман чыбылдыгы» төшенчәләре, урман төрләре, кыргый куаклар һ.б. турында белгәннәр.

«Төрле урманнарда төрле сандагы яруслар булуы күзәтелә. Куе карт чыршы урманнарында артык караңгы, шуңа күрә аларда кечкенә агачлар, куаклар юк, үләннәр аз, әмма мүкләр һәм лишайниклар мул үсә», – дип билгеләп үткән урманнардан файдалану буенча инженер Диана Макарова.

Дәресләр ахырында белгечләр балаларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп узганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International