Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Игорь Паньшин җитәкчелегендәге Ведомствоара комиссия утырышында су басуга һәм янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында фикер алыштылар

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Ульяновск шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршында Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чара РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, ведомствоара комиссия рәисе Игорь Паньшин җитәкчелегендә видео-конференц-элемтә режимында узды. Утырышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров һ.б. катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар су басу һәм табигый янгыннарны профилактикалау һәм булдырмый калу буенча кирәкле чаралар комплексын, РСЧС  (Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы) көчләренең һәм чараларының су басу һәм янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлеген карадылар.

Киңәшмә барышында Су ресурслары федераль агентлыгының Югары Идел бассейны су идарәсе җитәкчесе Александр Баринов Марий Эл, Мордовия, Чуашстан Республикасы, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләре территорияләре чикләрендә урнашкан сусаклагычларның тутырылуы һәм эш режимы турында мәгълүмат җиткерде.

Утырышта катнашучылар шулай ук башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының янгын куркынычсызлыгы чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә дә тукталдылар. Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский 2023 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм Идел буе федераль округы территориясендә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру турында хәбәр итте.

Әлеге мәсьәләләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр Ведомствоара комиссия утырышы протоколына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International