Бөгелмә урман хуҗалыгында 60,5 кг ылыслы токым орлыгы стратификация узачак

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ ылыслы токым орлыкларын стратификациягә билгеләгәннәр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылган.

«Орлыклар стратификациясе – ул киләчәктә үсеп китүчәнлекне яхшырту процессы.  Кар астында 0°С тирәсе булганда, дым һәм һава мөмкинлеге булганда орлыкларның үсү процессы акрын бара. Бу процессның үзенчәлеге шунда ки, орлыкларда ферментларның активлыгы арта, алар югары һәм, бигрәк тә, түбән температураларга чыдамлырак булып чыга, +10°С температурада мондый орлыклар иртәрәк үсә һәм аларның үсү энергиясе югарырак була», – дип аңлатты «Бөгелмә урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова.

«Стратификациягә барлыгы 60,5 килограмм нарат һәм чыршы орлыгы салынган иде, – дип өстәде ул. – Стратификациядән соң алар Бөгелмә урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында чәчеләчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International