Бүген Россиядә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте. Аның төп максаты – кулдан ясалган табигый янгыннарны, шул исәптән коры үләнне үзбелдеклекләнеп яндыру куркынычын киметү.
Кампания кысаларында Россия Федерациясе субъектларында агарту чаралары (шул исәптән белем бирү йортларында ачык дәресләр, әңгәмәләр, лекцияләр, гражданнар җыеннары) актив үткәрелә, федераль һәм төбәк ТВ аша социаль әһәмиятле видеороликлар чыга, басма матбугатта һәм Интернет-ресурсларда тематик материаллар бастырыла.
«Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе алтынчы ел рәттән уза. 2018 елдан 2022 елга кадәр аңа Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы, Рослесхоз, «Авиалесоохрана» ФБУ, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Ирекле урман янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, Россия укучылар хәрәкәте һәм башка оешмалар ярдәм итә.