Саба урманчылыгында яңа җитәкче-урманчы билгеләнде

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Саба урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчысы билгеләнде. Ул Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин булачак.

Илһам Рәхмәтуллин лаеклы ялга киткән Васыйл Гыйззәтуллинны алмаштырачак.

Илһам Рәхмәтуллин 1975 елның 27 октябрендә Кукмара районының Каенсар авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (хәзерге Лубян урман-техник көллиятен) һәм Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Илһам Рәхмәтуллинның 27 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә Васильев дистанциясендә саклагыч урман утыртуларда эшче, урман мастеры, урманчы ярдәмчесе, участок урманчысы урынбасары, урманнарны торгызу буенча инженер, «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары, «Сабабаш» ҖЧҖ җитештерү участогы урынбасары булып эшли. 2016 елның ноябреннән 2023 елның февраленә кадәр «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ җитәкли.

Эшләгән елларында Илһам Рәхмәтуллин тырышлыгы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (2016 ел) һәм «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була (2017 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International