Иртәгә, 18 мартта, Россия Федерациясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе башланып китәчәк. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Татарстан Республикасында акция апрель ахырында – май башында оештырылачак. Бер тапкыр агач утырту 29 апрельгә планлаштырылган.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында акцияне оештыруга әзерлек дәвам итә – урман фонды һәм муниципаль районнар территориясендә участокларны билгеләү буенча эшләр алып барыла. Акция кысаларында барлыгы 1 млн. артык үсенте утырту планлаштырыла.
Гади нарат, Европа шыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б. агачлар утыртылыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Аны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.
Белешмә өчен. 2022 елда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,2 млн.үсенте утыртылды. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылган.