Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә «85 ел Россия урманнарын саклыйбыз һәм арттырабыз» Бөтенроссия киңәшмәсе узды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә «ВНИИЛМ» ФБУ базасында «85 ел Россия урманнарын саклыйбыз һәм арттырабыз» Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Чара «Россия Урманнарны саклау үзәге» ФБУ оешуга 85 ел тулуга багышланган иде.

Учреждение хезмәткәрләрен РФ Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, урман комплексы буенча эксперт-консультатив совет рәисе Татьяна Гигель, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, «Рослесозащита» ФБУ директоры Виталий Акбердин һ.б. котлады.

Шулай ук «Рослесозащита» ФБУның күренекле хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырылды.

Тантаналы өлештән соң түгәрәк өстәл оештырылды, анда урманнарны корткычлардан һәм авырулардан саклау мәсьәләләре, урманнарны саклауда һәм яңадан үрчетүдә биотехнологияләр үсешенең перспективалы юнәлешләре, тармак өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү һ.б. тикшерелде.

Бөтенроссия киңәшмәсе эшендә урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, тармак учреждениеләре, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Рослесозащита» ФБУның барлыкка килү тарихы Хөкүмәтнең 1938 елда «Леспроект» Бөтенсоюз урман төзелеше конторасы каршында урман патологиясе экспедициясен булдыру турында карарыннан башлана. Аңа куркыныч корткычлар һәм авырулар төрләренең барлыкка килүен күзәтү һәм аларга каршы көрәш оештыру функцияләре йөкләнә.

Бүген «Рослесозащита» ФБУ эше бөтен илебезне колачлый – бу 43 филиал, аларда төрле юнәлештәге белгечләр: урман патологлары, фитопатологлар, аналитиклар, генетиклар, радиологлар, геомәгълүмат системалары һәм дистанцион күзәтүләр өлкәсендә белгечләр эшли.

Учреждение урманның санитар торышын, аның үрчүен контрольдә тота, корткычлар, урманга янаган авыру чыганаклары барлыкка килү һәм таралуга каршы көрәшә, урман орлыкчылык, генетика һәм тармакның экономиялелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыручы башка күп юнәлешләр белән шөгыльләнә. Белгечләр ел саен миллионлаган гектар урманны тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International