Татарстан Россиянең аз урманлы төбәкләренә карый. Республика территориясенең нибары 17,7% гына урман белән капланган, бу – якынча 1,3 млн. га. Шул ук вакытта монда урманнар турында кайгырту сыйфаты яхшы күрсәткеч: урман кишәрлекләренең 70% тирәсе – урман хуҗалыгы таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә. Төбәктә урманны торгызу һәм урман үстерү буенча актив эш алып барыла.
Төбәкнең 80% мәйданын яфраклы агачлар биләп тора. Татарстан урманнарында ешрак юкә, каен, усак, өрәңге һәм нарат үсә. Агачның гомуми запасы 260,4 млн.кубометр тәшкил итә.
«Татарстан Республикасы ике табигый зона: урман һәм дала зоналары тоташкан җирдә урнашкан. Төбәктә барлыгы 1,1 млрд.агач үсә. Шулай итеп, республикада яшәүче һәр кешегә 280 артык агач туры килә. Урман агачларының 97 проценты урман фонды җирләрендә урнашкан. Шулай ук төбәктә махсус саклана торган территорияләр бар – бу «Идел-Кама» дәүләт табигый биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы, – дип хәбәр итте Рослесинфорг филиалы «Идел буе урман проекты» директоры Павел Лебедев.
«Урманнарны дәүләт инвентаризациясенең беренче циклы мәгълүматлары буенча, яшь үсентеләрнең мәйданы 44,3% тәшкил итә. Бу җирләрнең табигый рәвештә яшелләнү нәтиҗәсе, шул исәптән кисүләрдән соң да, шул исәптән, чәчүлекләр һәм үсентеләр утырту юлы белән табигый урман торгызу нәтиҗәсе», – дип өстәде Павел Лебедев.
«Рослесинфорг» ФДБУ матбугат хезмәте