Орнитологлар шәһәр кешеләреннән су кошлары исәбен алуда ярдәм итүләрен сорыйлар: илдә «Соры муен» акциясе узачак

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Агымдагы елның 20-21 гыйнварында Россиянең урта Европа өлеше, Идел буе, Көньяк Себер һәм Урал шәһәрләрендә су кошлары исәпкә алыначак. Мониторингта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен бинокль, сулык схемасы, блокнот, карандаш белән коралланырга һәм гадәттә канатлылар кышлый торган урыннарга чыгарга кирәк.

Суда йөзүче кошларны исәпкә алу Россия Кошларны саклау берлеге белгечләре тарафыннан 15 елга якын үткәрелә. 2015 елдан ул «Соры муен» дип аталган Бөтенроссия акциясе формасын ала.

Орнитологлар аңлатуынча, күпчелек су кошы Көнбатыш һәм Көньяк Европада, Каспийда, Һиндстанда, Кытайда һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә кышлый. Алар салкын булганга түгел, ә кыш көне сулыклары туңганга очалар, чөнки аларга азык табуы авыр. Әмма плотиналар барлыкка килү һәм ГРЭСның җылы сулары агызылу белән, туңган елгаларда проталиннар барлыкка килә, һәм су йөзүчеләр бу урыннарны кышлау өчен сайлыйлар. Россиянең Европа өлешендәге күпчелек шәһәрләрдә, Уралда һәм Себердә кыш көне кыр үрдәген, ала чумгалак кошын, бүрекле кара үрдәкне, кызыл бүрекле чүрәкәйне, су тавыгын, камыш тавыгын, урыны-урыны белән акчарлакларны һәм челәннәрне күрергә мөмкин.

Галимнәр суда йөзүче һәм су янында көн күрүче кошлар өчен кышлауның түбән температура шартларында никадәр мөһим булуын, кайсы төрләрнең көньякка очып китмәвен, аларның санын белү өчен мониторинг үткәрәләр.

Мониторингта ярдәм итү өчен акциядә катнашучыларга иртән (әгәр иртән салкын булса, көн уртасы җитеп, аның җылыганын көтү яхшырак) туңмый торган сулык янына килергә кирәк – бу тиз ага торган елгалар, инешләр, төрле сусаклагычлар, суыткычлар, җылы су агызыла торган урыннар булырга мөмкин, һәм анда су кошлары яки су тирәсендә көн күрүче кошлар кышламыймы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Сулыкны урап узганда, тикшерелә торган участокның планын булдырырга, акваториянең озынлыгын яки мәйданын һәм үзәннең уртача киңлеген белергә кирәк. Бозсыз сулыкларда кошлар булмаса, бу фактны билгеләргә.

Мәгълүматны тулыландыру өчен, бинокль булса яхшы. Ә визуаль санауны фотога төшереп кабатларга. Нәтиҗәләрне шунда ук язарга киңәш ителә. Экспертлар исәпне парлап үткәрергә тәкъдим итә: бер кеше кошларны саный, икенчесе мәгълүматны теркәп бара.

Кыр эшләреннән соң мәгълүматны чиста кәгазьгә күчереп язарга һәм акция координаторларына җибәрергә кирәк.

Хисап битендә билгеләргә кирәк булган мәгълүматлар исемлеге, шулай ук кошларның фотолары һәм координаторларның белемә мәгълүматлары әлеге сылтама буенча урнаштырылган: http://www.rbcu.ru/news/press/38485/%20.

Акциядә катнашу өчен теләге булган кешеләр катнашучыларның электрон таныклыкларын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International