«Россия урманнары» өстәмә белем программасы буенча профильле сменада катнашуга гаризалар кабул ителә. Конкурсны оештыручы булып С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университеты тора.
Конкурста 11-14 яшьлек укучылар катнаша ала. Катнашу өчен гариза бирергә һәм 2024 елның 15 июненә кадәр конкурс биремен үтәргә кирәк.
Материаллар электрон почта аша кабул ителә: artekles@mail.ru.
«Россия урманнары» ӨБП буенча профильле смена бу елның 19-20 октябреннән 8-9 ноябренә кадәр «Артек» халыкара балалар үзәгендә узачак.
Әлеге сылтама аша профильле сменада катнашу шартлары турында тулырак белергә мөмкин: https://spbftu.ru/uploads/chairs/chairs-lesnoy-politiki-ekonomiki-i-upravleniya/polozhenie_lesa_Rus.pdf.