«Чирмешән урманчылыгы» ДКУда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңел ачу-танып белү чарасы узган

2024 елның 31 мае, җомга

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУда урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре балалары өчен күңел ачу-танып белү чарасы узган. Чара һөнәри берлек оешмасы тарафыннан Гаилә елы кысаларында һәм Халыкара балаларны яклау көне алдыннан оештырылган.

Аның кысаларында кишәрлек урманчысы Хәлил Шәрәпов балаларга урманнарны саклау һәм үрчетү эшләре турында сөйләп, урман тармагы белгечләре кулланган техника һәм җиһазларны күрсәткән.

Шулай ук балалар урманчылыкның административ бинасын, питомникны һәм «Урман нигъмәтләре» кибетен караганнар.

Чара ахырында эстафета һәм уеннар уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International