Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда министр 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышы һәм булачак табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 117 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар урманнарны торгызу эшләрен башкаруга (93,8 млн.сум), урман үсемлекләре орлыклары запасын формалаштыруга (0,5 млн.сум), техника һәм җиһазлар сатып алуга (22,7 млн.сум) юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында төбәк проекты буенча быел барлыгы 2564 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Шуларның 1423 гектарында – урман культуралары утырту, 103 гектарында – урманнарны үрчетү, 4 гектарында – урманнарны катнаш ысул белән торгызу, 1034 гектарында – урманнарны табигый ысул белән торгызу.
«Төбәк проектында проектта 2 максатчан индикатор билгеләнгән: «урманны торгызу һәм үстерү мәйданының кисеп ташланган һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян», – дип искәртте Равил Кузюров. – 2024 ел өчен беренче күрсәткеч 111% тәшкил итте.
Шулай ук агымдагы елда Татарстан Республикасында 1324 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары да булдырылды. Шулай итеп, урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 3888 гектар тәшкил итте.
«Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Быел аларның план күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.
Бүгенге көнгә урман тармагы белгечләре тарафыннан урман хасил итүче төп токымнарның 669 кг орлыгы җыелган, шулардан нарат – 412 кг, чыршы – 72 кг, карагай – 10 кг, каен – 165 кг һәм юкә – 10 кг.
«Урман янгыннарыннан килгән зыян» дигән икенче максатчан индикатор санлы мәгънәдә билгеләнмәгән, чөнки ул табигый күренеш нәтиҗәсе булып тора, – диде Равил Кузюров. – Быел урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор 15 апрельдә ачылды. Төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 294 термик нокта һәм 175 янып китү очрагы теркәлгән».
Шулай ук МСТТ җирләрендә 2 гектардан артык мәйданда 2 ландшафт (табигый) янгыны теркәлгән.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Татарстанда янгын куркынычсызлыгы шартларын космик мониторинглау, авиация (1,2 млн.га) һәм җир өсте (11 мең га), шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла.
Ахырда министр Равил Кузюров табигатьне саклау акцияләренә тукталды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җаваплар бирде, аерым алганда, парсыз ефәк кортларына каршы көрәш чаралары, тармак белгечләренең уртача хезмәт хакы һәм башкалар турында сөйләде.