«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 2025 елның беренче яртыеллыгына Татарстан Республикасы урманнарының санитар һәм урман патологиясе торышы фаразы төзелде.
Белгечләр сүзләренә караганда, 2024 елның икенче яртыеллыгында республика урманнарындагы утыртмалар торышына урман авырулары һәм туфрак-климат факторлары аеруча көчле йогынты ясаган. Шуңа бәйле рәвештә санитария-савыктыру чараларын билгеләү һәм башкару максатында урман патологиясе тикшеренүләрен үткәрү тәкъдим ителә.
«Урман корткычларына килгәндә, бу ел дәвамында парсыз ефәк күбәләге учакларының мәйданы урманны саклау чаралары, шулай ук табигый факторлар тәэсирендә 27,9 тапкырга кимеде, – дип хәбәр итте филиал директоры урынбасары Венера ЕФременкова. – Корткычлар санын исәпкә алу мәгълүматлары, шулай ук урманчылыклардан алынган мәгълүматлар парсыз ефәк күбәләге учакларының тагын да сүнү ихтималын күрсәтә».
Искәртәбез, бүгенге көндә Татарстан Республикасы урманнарының гомуми мәйданы 1 млн. 261 мең га тәшкил итә, урманлылык дәрәҗәсе – 17,4%. Шулардан урман фонды территориясе – 1 млн. 226 мең га.