Бүген Казанда Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта ачык фикер алышу форматында «Алма-Бирмә» коррупциягә каршы республика форумы узды. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
Форум эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, «Көнчыгыш Европа урман сынау станциясе» ВНИИЛМ ФБУ филиалы җитәкчесе Ренат Гафиятов катнашты.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте, ул билгеләп үткәнчә, узган еллар коррупциягә каршы көрәш буенча республика норматив актларының тормышка яраклылыгын һәм кирәклеген күрсәтте. Әмма норматив базаны игътибар белән яңадан карарга һәм кирәк булганда аерым нигезләмәләрне яңартырга кирәк. Бу эш инде алып барыла.
«Татарстанда дәүләт идарәсенең үтә күренмәлелеген арттыруга, административ киртәләрне киметүгә һәм процедураларны гадиләштерүгә, халыкны җәмәгать күзәтчелегенә җәлеп итүгә һәм хакимият органнары карарларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотуга, шулай ук халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруга һәрвакыт аерым игътибар бирелә. Республикада коррупция фактларына каршы иҗтимагый атмосфера булдыруга ирешелде, Закон өстенлеге һәм җәзаның котылгысызлыгы принциплары, дәрәҗәләргә һәм исемнәргә карамастан, барлык хокук бозучыларга да кагыла», – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эшнең төп нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов сөйләде.
«Коррупцияне профилактикалауның төп юнәлешләренә агарту һәм тәрбия чаралары керә. Республикада әлеге юнәлеш буенча, тематик телетапшырулар һәм мәкаләләрне дә кертеп, 9 меңгә якын чара уздырыла. Тагын бер юнәлеш – дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм таләпләрне үтәвен контрольдә тоту», – дип хәбәр итте Рөстәм Гаязов.
2023 елда республикада 24 меңгә якын контроль чара уздырылган. Хакимият органнарының 298 вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 9ы эштән азат ителгән яки вәкаләтләреннән мәхрүм ителгән. 2024 елда 22 меңгә якын контроль чара үткәрелгән. Дисциплинар җаваплылыкка 162 кеше тартылган, 5 кеше эштән куылган.
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эш системалы нигездә алып барыла, ул «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы белән тәэмин ителгән. Бу программаның җаваплы башкаручысы – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы. Аның төп нәтиҗәләре турында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде.
Коррупцияне профилактикалау чараларының берсе – норматив хокукый актларда коррупция куркынычларын бетерүгә юнәлдерелгән коррупциягә каршы экспертиза. 2023 елда һәм агымдагы елның 10 аенда Министрлык 45 меңнән артык муниципаль актны тикшерде, шуларның 655ендә 950 коррупциячел фактор ачыкланды. Аларны бетерү эше дәвам итә.
Министр шулай ук программа кысаларында ел саен халыкның коррупциягә мөнәсәбәтенә социологик тикшерүләр уздырылуын искәртте. 2011 елдан коррупция хәленә бер тапкыр булса да эләккән сораштырылучылар саны ике тапкырга кимегән. Коррупция хәленә тарып, анда катнашучыга әверелгән кешеләр саны да кимегән.
Форум азагында коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне һәм үткәрелә торган чараларның активистларын бүләкләделәр.