Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы вәкиле Илгиз Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чарада дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова, аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин, юридик бүлек башлыгы Татьяна Барсукова һәм урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин докладлар белән чыгыш ясадылар.
Эльвира Зыятдинова 2024 елда Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Беренче кварталда декларация кампаниясе уздырылды. Үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешеендәге йөкләмәләре турында 43 дәүләт гражданлык хезмәткәре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 56 җитәкчесе мәгълүмат бирде, – диде ул. – Тулаем алганда, ел дәвамында коррупциягә каршы системалы пропаганда үткәрелде, 2 агарту чарасы оештырылды, шулай ук эшкә кергән гражданнарны коррупциягә каршы закон таләпләре белән таныштыру буенча да эш алып барылды».
Өченче кварталда коррупциягә каршы көрәш торышы турында җәмәгатьчелек фикерен онлайн-сораштыру үткәрелде. «Онлайн-сораштыруда 2313 кеше катнашты, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. – Гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен коррупциягә бәйле янаулардан саклауны тәэмин итү максатыннан «ышаныч телефоны» үз эшен дәвам иттерде. Хисап чорында коррупциячел хокук бозулар турында аноним мөрәҗәгатьләр килмәде».
Ахырда спикер 2024 елның беренче яртыеллыгында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Әнәс Сөнгатуллин һәм Фәнил Әхмәдуллин катнашучыларны коррупция күренешләрен киметү һәм урман законнарын бозуларны кисәтү максатында гамәлгә ашырыла торган чаралар белән таныштырдылар.
«Урман фондын саклау секторы эшчәнлегенең төп принципларының берсе – ачыклык һәм үтәкүренмәлелек, – диде Әнәс Сөнгатуллин. – Моның өчен «Урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү актларын раслау» дәүләт хезмәте күрсәтү процессы цифрлаштырылды. Дүртенче ел инде ул бары тик электрон рәвештә генә күрсәтелә. 2024 елда секторга урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү актларын раслау буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә 317 гариза керде. 10 гариза буенча закон таләпләренә туры килмәгән документлар тапшыру сәбәпле баш тарту турында карар кабул ителде. Һәр акт тикшерелә һәм Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла».
Фәнил Әхмәдуллин хәбәр иткәнчә, аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең төп функцияләре – дәүләт хезмәтләре күрсәтү. «Барлык хезмәтләр дә электрон рәвешкә күчерелде, – дип ассызыклады ул. – Әйтик, 2024 елда бүлек тарафыннан 5,1 мең дәүләт хезмәте күрсәтелде, шул исәптән 4,9 меңе – электрон рәвештә. Урман кишәрлекләрен арендага бирү яки файдалану турындагы карарларның барлык проектлары башка бүлекләр белән килештерелә».
Татьяна Барсукова 2024 елда норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш йомгакларына тукталды. «Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза аларда коррупциоген факторларны ачыклау һәм алга таба бетерү максатларында үткәрелә, – диде ул. – Быел коррупциягә каршы бәйсез экспертиза өчен Татарстан Республикасының рәсми порталында барлыгы 26 норматив хокукый акт проекты урнаштырылды».