«Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасын дәвам итәбез, анда Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйлибез. Бүген ветеран Дмитрий Иванович Невинных язмышы белән уртаклашабыз.
Дмитрий Невинных 1909 елның 28 маенда Орел өлкәсенең Смирные авылында туа. Әтисе корсак тифы аркасында иртә киткән, шуңа күрә Дмитрий Невинныхның балачагы авыр булган – аңа бер үк вакытта укырга һәм эшләргә туры килгән.
Воронеж урман-техник институтын тәмамлагач, 1932 елда ул Тәтеш урман хуҗалыгына планлы-икътисадчы булып эшкә урнаша. 1939 елда Алабуга урман хуҗалыгының өлкән урманчысы итеп билгеләнә.
Дмитрий Невинных фронтка 1942 елның апрелендә чакырыла, Ерак Көнчыгыш фронтында сугыша. 1946 елның февралендә демобилизацияләнә.
Соңыннан Дмитрий Невинных Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгында, Зеленодольск җитештерү-күрсәтү урман хуҗалыгында өлкән урманчы, Идел буе урман хуҗалыгы директоры, Татарстан урман хуҗалыгы идарәсенең баш урманчысы, Татарстан зона урман-орлык станциясе директоры булып эшли. Гомумән алганда, ул урман хуҗалыгына 34 ел гомерен багышлаган.
«Кызыл Йолдыз», «II дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары, «Сугышчан казанышлар өчен», «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре, «Дәүләт урман сагында хезмәт итүгә Х ел» билгесе белән бүләкләнә.