Татарстанлылар «Сәламәтлек диктанты – 2026» Бөтенроссия проектында катнаша ала

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Россиядә «Сәламәтлек диктанты – 2026» Бөтенроссия махсус проектының йомгаклау этабы уза. Аның темасы – «Гаджетларны рациональ кулланабыз».

Финал трегы цифрлы гигиенага – гаджетларны даими куллану шартларында күрү, тән торышы, игътибар һәм нерв системасын саклауга багышланган. Катнашучылар күзләрне экраннарның тискәре йогынтысыннан саклау, «20-20-20 кагыйдәсе», мониторга кадәр куркынычсыз дистанция, эш урынын оештыру, экран вакыты, цифрлы бәйлелек һәм гаджетларның йокыга һәм эшкә сәләтлелеккә йогынтысы турындагы белемнәрен тикшерәчәкләр.

Катнашу өчен акциянең рәсми порталына керергә: диктант-санпросвет.рф һәм диктант сорауларына җавап бирергә кирәк.

«Сәламәтлек диктанты» «Илнең санитар калканы – сәламәтлек өчен куркынычсызлык (кисәтү, ачыклау, җавап бирү)» федераль проектының «Санпросвет» коммуникацион стратегиясе кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International