Бүген Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Руслан Эдельгериев рәислегендә экосистема хезмәтләрен бәяләүне камилләштерү һәм биокапиталны бәяләү системасын булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Катнашучылар биокапиталны бәяләүнең кирәкле элементлары турында фикер алыштылар. Урманнарга дәүләт инвентаризациясен үткәргәндә туфракның йоту сәләтен бәяләгәндә урман экосистемалары элементы буларак туфракны исәпкә алу мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.
Чара барышында шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә урманнарның йоту сәләтен бәяләү буенча экспериментлар үткәрү мөмкинлекләре каралды.
Экосистема хезмәтләрен бәяләү системасын булдыру хуҗалык карарларын кабул иткәндә табигый капиталны исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу биокапиталның ярлылануына юл куймау һәм уңайсыз климат күренешләре – су басулар, янгыннар, җилләр вакытында зәгыйфьлекне киметү өчен мөһим.