Дәүләт хезмәтләре порталында «Челтәрдәге мошенниклардан саклану» сервисы барлыкка килде. Ул цифрлы янаулар вакытында ничек эш итәргә һәм үз мәгълүматларыңны якларга ярдәм итәчәк:
Бүлектә шулай ук киң таралган мошенниклык схемалары, цифрлы грамоталылык курслары һәм интерактив тест турында да мәгълүматлар тупланган. Сервис кредит тарихын ничек тикшерергә һәм шикле шалтырату яки зарарлы сайт турында кая хәбәр итәргә икәнен күрсәтәчәк.
Сервистан сылтама буенча файдаланырга мөмкин: https://www.gosuslugi.ru/scammer_protection.
Заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча үсә.