Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Байлар Сабасында мәктәп мәгарифен үстерүгә багышланган күргәзмә күрсәтелде. Аның республика урман хуҗалыгына багышланган бер стендын Саба урманчылыгы һәм Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы әзерләгән иде. Арча, Буа, Кызыл Йолдыз һәм Шәһәр яны урманчылыкларының мәктәп урманчылыклары “Табигать варислары” дигән стенд күрсәттеләр, анда мәктәп яны кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчә-җимешләр, рәсемнәр, йоннан эшләнгән әйберләр һәм башка иҗади эшләр куелган иде.
Мәктәп балаларын ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тәбрикләде, соңра алар белән әңгәмәләр корды.