ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә караганда, инде 9 760 беренче класс баласына ярдәм ителгән, моңа 12.6 млн сум сарыф ителгән (1.6 млн сумы мәктәп формасы өчен). ТР урман хуҗалыгы эшчәннәре урман бистәләрендә урнашкан мәктәпләргә ярдәм итәләр: ремонт өчен материаллар, территорияләрне яшелләндерү өчен үсентеләр бүлеп бирелә. ТР Урман хуҗалыгы аппараты белгечләре җыйган матди чаралар исәбенә уку кирәк-яраклары салынган биштәрләр сатып алынды. “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип аталган тантанада Әгерҗе районының аз керемле гаиләләреннән булган беренче класс балаларына аларны эш башкару идарәчесе Гадел Галиуллин тапшырды. Чарада Әгерҗе район хакимияте башлыгы Валерий Макаров та катнашты.