Марий Эл Республикасы «Параньга урманчылыгы» белгечләре Арча урманчылыгының төп хуҗалык объектларында булып китте

2014 елның 22 августы, җомга

Эшлекле очрашу вакытында Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин һәм аның коллегасы Нурия Хәбибуллина күрше республикаларда урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Аннары Марий Эл урманчылары Урман хуҗалыгы урта мәктәбенә барып, Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе булган “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы белән таныштылар. Мәктәпнең яшь урманчылары кунакларга үз эш тәҗрибәләре, урманчылык һәм экология буенча үткәрелгән бөтенроссия һәм төбәк конкурсларында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International