Ел башыннан МДФ панельләре һәм агач идәннәр ясаучы “Кастамону Интегре Вуд Индастри” заводына Татарстан урманнарыннан 313 мең кубометрдан артык агач ташылды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

“Алабуга” аерым экономик зонасында урнашкан, Европада иң эре агач эшкәртү предприятиесе булган, йомычкадан МДФ панельләре ясаучы завод Төркиянең “Хаять” холдингына керүче “Кастамону Энтегре” компаниясе тарафыннан төзелгән. Проектның инде тормышка ашырылган беренче этабы 300 млн долларга төшкән һәм ел саен 475 мең кубометр МДФ, 20 млн. кв.метр идән түшәмәсе җитештерүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International