«Озын Алан» тыюлыгы белгечләре урман хайваннарын тукландыра

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Табигать тыюлыгы территориясендә Кама Тамагы районы “Горняк” төбәгендә “Вепрь” ҖЧҖ егерьлары җәнлекләрне соңгы кышлау аенда тукландырып торалар. Әле урманда кар бик күп, тирән, көпшәк, һәм җәнлекләр, бигрәк тә яшь кабаннар анда авырлык белән йөри. Тыюлык территориясенә әледән-әле азык китереп тарату шуңа күрә бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International