ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Кырым Республикасы Урман һәм ау хуҗалыгы комитеты делегациясе килде

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Делегацияне Бакчасарай урман хуҗалыгы вәкилләре – директор Александр Березнев, баш бухгалтер Любовь Загороднюк, юрист-консультант Дарья Стоборева, шулай ук Куйбышев урман хуҗалыгы директоры Андрей Волков тәшкил итә.

Кырым коллегаларын сәламләп, министр Алмас Назыйров республика урман хуҗалыгының экономик куәте турында сөйләде, ике республика урманчылары арасында уңышлы хезмәттәшлек теләген белдерде. Киңәшмәләр залында җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин һәм директор Андрей Волков “Арча урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Куйбышев урман хуҗалыгы” дәүләти автоном оешмасы арасында урманнарны яңадан торгызу, урман үрчетү, яшелләндерү, утырту материалы һәм агач орлыклары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Татарстанда булу дәверендә кырымлылар Арча, Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкла­рын да караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International