Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Рослесхоз үткәргән бу конкурс Тверь өлкәсендә 18-22 майда уздырыла. Үз эшләрен 90нан артык кеше, шул исәптән Татарстаннан ике кеше: “Табигать варислары” Арча мәктәп урманчылыгыннан Илназ Шәяхмәтов (“Урман белемнәре” номинациясендә “ТР Арча урманчылыгы шартларында чыршы үсентеләренең һәлакәтле табигать күренешләренә тотрыклылыгы” эше белән) һәм Лубян урман-техник колледжы студенты Павел Алексеев (“Урман хуҗалыгында һөнәри эшкә әзерлек” номинациясендә “Себер карагаеның экологик функцияләрен бәяләү һәм аларны яхшырту буенча ТР Алабуга урманчылыгында үткәрелгән чаралар” эше белән) яклаячак.
2014 елда “Үсенте” конкурсында Гран-прины Арча урманчылыгыннан Марат Зәйнуллин яулаган иде (хәзер ИФУ студенты). Ул Халыкара “Үсенте” конкурсында да Россиядән катнашты, анда да беренчелекне алды.