13 майда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти табигать тыюлыклары инспекторлары “Бердәм экологик дәрес” республика акциясен үткәрде. Аның максаты – экологик белемнәрне пропагандалау, яшь буында табигатькә сак караш тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру иде. Акциядә Татарстанның 14 урта мәктәбендә укучы 300ләп бала катнашты.