Урман фондында санитар-экологик чаралар дәвам итә

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның дәүләти урман инспекторлары һәм әйләнә-тирәлекне саклау инспектор­лары урман массивларында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлауны ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар үткәрә. Нәтиҗәдә РФ КоАП 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 физик затка, РФ КоАП 8.39 ст. буенча 1 физик затка карата беркетмәләр төзелгән. 14.14 мең сумлык штрафлар салынган. Әлегәчә 5174 кв.м мәйданда 67.7 кубометр күләмле 28 чүплек бетерелгән.

Аннан тыш, урман юллары, трассалары буйларындагы 891.8 га мәйданнан 2591.9 кубометр коры-сары җыештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International